Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды
Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды

Рөстәм Миңнеханов татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды

Омск шәһәрендә узучы XXVI Федераль Сабантуй кысаларында татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, шулай ук милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм иткән татарлар активистлары билгеләп үтелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә 100 ел» медале белән «Омск өлкәсе татар конгрессы» татар мәдәнияте үзәге» Омск төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Адырбаев Морат Шәкен улы бүләкләнде.

«Иртеш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге» Омск төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сайганова Розалия Мәгариф кызына, Омск өлкәсе «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге әгъзасы, Омск өлкәсе Тевриз районының «Үзәкләштерелгән клуб системасы» филиалы – Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәге мөдире Төхбәтуллина Мәрва Чиангир кызына, «Омск өлкәсе татар конгрессы» татар мәдәнияте үзәге идарәсе әгъзасы
Шәйхетдинова Гөлфия Әбүталип кызына «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән Омск өлкәсе Мәгариф министры урынбасары Чанышев Илшат Рәшит улы һәм Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Ягъфәрова Зөлфия Фаил кызы бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләрнең барысы да гомерләрен Себердә татар халкының телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга багышлаган фидакарь затлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*