tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рухи мирас
Рухи мирас

Рухи мирас

2 июньдә көнне Куйсуында элекке Кызыл мәчет урынында хезмәт иткән җиде имамның һәм мөгаллимнең истәлегенә хәтер ташы куелды.

Җирле имам Гаяр хәзрәт Җәфәров әйтүенчә, шушы гыйбадәт йорты XVII гасыр ахырында төзелә һәм XIX гасырда яңартыла. Бер риваять буенча, Абдулҗәлил хәзрәт тырышлыгында аның каршында Россия империясендә беренче мәдрәсә ягъни ислам уку йорты ачыла. Моңа рөхсәт алыр өчен ул шәхсән үзе патша Александр Iгә мөрәҗәгать иткән.

1920 елда мәчет бинасы мәдәният йортына үзгәртеп корыла. Берничә дистә елдан соң, яңа клуб төзелгәч, әлеге бина ташлана, тирән тарихи һәм дини мәгънәгә ия булган истәлекле урын кечкенә генә чүп-чар полигонына әйләнә.

Быел җомга намазларының берсендә җирле мөселманнар бу изге урынны тәртипкә китерү һәм элекке авылдаш имамнарның исемнәрен мәңгеләштереп хәтер ташы кую турында карар кыла.

Яз көне халык өмәгә җыелып, таш астына урынны тәртипкә китерә. Наил Хәсәнов һәм мәскәүле Адил Фаттахетдинов куйсуылылардан җыелган акча исәбенә таш кайгырта.

Аны урнаштыру тантанасында Гаяр хәзрәт хөрмәтле имамнарның рухына хәтем-дога кылды, бу изге гамәлне тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә Адил һәм Наил әфәнделәргә чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм киләчәктә шул изге урын тәртиптә сакланыр дигән теләктә калды.

Илнар САДЕКОВ.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*