Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында шагыйрәләр балалар белән очрашты
Саба районында шагыйрәләр балалар белән очрашты

Саба районында шагыйрәләр балалар белән очрашты

29 нчы июньдә Саба районы Мишәбаш авылында эшләп килүче җәйге лагерьда шагыйрә Илмира Гыймаева райондаш каләмдәше шагыйрә Миннегөл Манихова белән очрашуда булып кайтты. Лагерьда ызандаш авыллардан да төрле яшьтәге укучы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыелган. “Уррра, авылга!” исеме астында үтүче җәйге лагерьда шәһәрдән кайтучы балалар да бар. Төп максат – татар телебезнең матурлыгын, байлыгын, моңын һәм тәмен аңлау, тою; лагерьда гел татарча гына аралашу.

Балалар шагыйрә апаларының шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар, самими, мәгънәле сораулар яудырдылар, хор белән шигырь сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Очрашу “Туган тел” җырыбыз белән тәмамланды.

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*