Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сабада “Дуслардан җылы сүз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Сабада “Дуслардан җылы сүз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте

Сабада “Дуслардан җылы сүз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте

2 нче июль көнне Саба районы Байлар Сабасының үзәк китапханәсендә “Дуслардан җылы сүз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә шагыйрә Илмира Гыймаеваның “Юктыр ул сүз” исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Кичәдә яңа китапка кереш сүз язган язучы Ләбиб Лерон, дүртенче “Гомер тавы” китабының редакторы булган Галимҗан Гыйльманов катнаштылар һәм шагыйрәнең иҗатын яктыртып чыгыш ясадылар.

Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова үз чыгышларында Илмира Гыймаеваның шигырьләрен һәм хикәяләрен, җырларын китап укучылар, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителүләрен азсызыкладылар. Язучы, күп китаплар һәм җырлар авторы Рөстәм Зарипов Илмира Гыймаева сүзләренә үзе көй язган җырларын башкарды. Китапханәче кызлар шагыйрәнең шигырьләрен яттан укыдылар, җырларын бүләк иттеләр. Укучылар “Ана” һәм “Тәрәзәдә ана күзләре” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Шигърият һәм китап сөючеләр, шагыйрәнең авылдашлары да зал тутырып килгәннәр иде.

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*