tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе – бәйрәм дә, зур эш тә ул
Сабан туе – бәйрәм дә, зур эш тә ул

Сабан туе – бәйрәм дә, зур эш тә ул

3 июньдә Самара өлкәсенең, Похвистнево районының Мәчәләй авылында Сабан туе гөрләп үтте.

Яраткан бәйрәмебезгә шәһәрләрдән балаларыбыз, туганнарыбыз җыелып кайттылар. Күп көрәшчеләр, спорт сөючеләр килде. Бик күңелле булып үтте быелгы бәйрәмебез дә.

Ләкин кемнәргәдер бәйрәм булса, оештыручыларга зур эш ул. Аллаһыга тапшырып, ният ителгән чара безнең авылда уздырылмый калганы юк әлегә. Ә бит күп авыллар, иганәчеләре булмау сәбәпле, Сабан туйларын уздырудан ваз кичтеләр. Аллаһыга шөкер, бездә спонсорлар да бар – үз авылыбыздан чыккан эшкуарларыбыз, төрле җирләрдә эшләсәләр дә, туган авылларына рәхмәтле булып калалар, бар эшләребездә дә ярдәм итәләр. Төп спонсорыбыз, әлбәттә, авылдашыбыз Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге “Дуслык” өлкә татар иҗади-иҗтимагый оешмасы. Ул биредә ел саен шашка турнирлары оештырып килә, Сабан туе концертын оештыруны да, мөхтәрәм кунакларны сыйлау эшләрен дә үз өстенә ала, башка оештыру эшләрендә дә бик теләп катнаша.

Безнең авылда Сабан туе ат чабышларыннан башлана. Алдан авыл читендәге кырда балалар өчен велосипед ярышлары үтте. Аннары үзебезнең һәм тирә-як авыллардан килгән чабыш атлары стартка чыкты. Ат чабышларын карарга күп халык җыелган иде. Ләкин беренче һәм икенче урыннар өчен яулыкларны башка авыл атлары алды. Бүләкләр тапшырылгач, халык урман буендагы Сабан туе мәйданына таба кузгалды.

Төп сәхнәдән җирлек башлыгы Равил Уразмәтов халыкны бәйрәм белән котлады һәм сүзне имам Таһир хәзрәт Булатовка тапшырды. Ул да, Коръән сүрәләре укыганнан соң, халыкны бәйрәм белән котлап, тәртипле генә ял итүебезне теләде. Аның теләкләре кабул булды, бәйрәм дустанә мохитта күңелле генә дәвам итте.

Шул арада сәхнәгә мөхтәрәм кунакларны чакырып чыгардылар: Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, Самара өлкәсенең милләтләр һәм конфессияләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Мария Купцова, “Дуслык” өлкә татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев һәм вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов һәм башка кунаклар чыктылар.

Бәйрәмгә ЛНР һәм ДНРдагы сугыш афәтеннән качып килүчеләр дә чакырылган иде. Алар Мәчәләй халкына авыр вакытта күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Мәчәләй һәм Үрнәк авылларында хәрби операциягә гуманитар ярдәм җибәреп торган кешеләр күп, аларга да бу көнне “Кешеләргә хезмәт иткән өчен” истәлек билгеләре тапшырылды. Шулай ук бәйрәмдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Раил Шиһапов та, Чечня һәм Әфган сугышларында катнашкан батырларыбыз да бар иде. Аларга да истәлекле бүләкләр бирелде.

Сабан туенда кыр батырларын бүләкләү традициясе яшәп килә. Бу көнне лаеклы рәвештә Ринат Искәндәров җитәкчелегендәге җир¬ле “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләрен зурладылар. Нәкъ менә шушы авылдашларыбыз, кырларыбызны чәчеп, мул уңышлар алып, авыл халкын эш һәм аш белән тәэмин итә. Менә шундый зур бәйрәмнәр оештыруга да зур өлешен кертә. Быелгы Сабан туенда бу оешма ат чабышлары спонсоры булды һәм көрәш бәйгесен оештыруда катнашты.

Менә сәхнәдән музыка тавышлары ишетелде. Бәйрәмне Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларының бай программасы дәвам итте. Кунаклар аларның чыгышын яратып кабул иттеләр, чөнки ансамбль, үзебезнең өлкәдә үскән талантларны берләштереп, һәрчак яңа программа алып килә. Быел алар хәтта Мәчәләй Сабан туена багышланган такмаклар да яңгыраттылар. Күз явын алырдай милли костюмнары, күңелләрне күтәрердәй дәртле җырлары һәм биюләре, моңлы тавышлары сәхнәбезне бермә-бер бизәде.

Мәчәләй авылының да “Шатлык” дип аталган үз ансамбле һәм үз талантлары бар. Мәсәлән, Илдар Иваевның чыгышы да бик уңышлы булды. Самараның “Яктылык” мәктәбе малайлары башкарган мөнәҗәтләр күңелләргә үтеп керердәй моңлы яңгырады. Шулай ук маэстро Владимир Ощепков җитәкчелегендәге “Алтын лира” хоры да искиткеч чыгыш ясады.

Ә Сабан туе кызганнан-кыза бара. Менә инде мәйданга көрәшчеләр дә чыга башлады. Әйткәнемчә, көрәш бәйгесенең генераль спонсоры “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе булса, партнеры – Минәхмәт Хәлиуллов, дип игълан иттеләр.

Быелгы батырлар булып Камышлы көрәшчесе Кәрим Рузмәтов, Яңа Мансурлы Рөстәм Шәйхетдинов, Мәчәләй егете Эмиль Әхмәтов танылдылар. Мәчәләй традициясе буенча бәрән бу авыл кешесенә тапшырыла. Шулай итеп, Эмиль Әхмәтов бәрәнне алып китте, ә 1 – 2 урыннарга кыйммәтле призлар тапшырылды.

Быел әле Мәчәләй авылындагы көрәш бәйгеләрендә күп еллар хаким булып торган мәрхүм Сафиулла Искәндәров истәлегенә дә приз булдырылган иде. Аны улы Илһам Сафиуллин Кәрим Рузмәтовка тапшырды. Ә ярышларның баш хакиме Равил Искәндәров иде.

Кул көрәшен Мәчәләй авылы эшкуары Әлфия Бәхтиева оештырган иде. Бу мәйданчыкта кешеләр аеруча күп булды: хатын-кызлар да, ирләр дә чират торып кул көчләрен сынаштылар. Шулай ук клуб хезмәткәрләре Жанна Әмирова һәм Зөлфия Искәндәрова оештырган уеннарда – баганага үрмәләп менәргә, көянтә-чиләк белән су ташырга, авызга күкәй белән кашык кабып йөгерергә теләүчеләр дә табылды. Бу конкурсларга призларны да Ринат Рәхмәтуллин, Рәфыйк Газизов, “ПЭТ-Поволжье”, Ринат Мамышев, Рөстәм Рәхмәтуллин кебек 60лап эшкуарлар, мәчетләр һәм хәтта пенсионерлар да әзерләгәннәр иде. Аларның тулы исемлеге шунда ук стендта эленеп торды. Чөнки шундый юмарт кешеләребездән башка мондый матур бәйрәм булмас та иде. Сабан туе ул һәр кеше өчен көтеп алынган бәйрәм. Ә һәрберсенә шатлык өләшү – ул бит инде сәдака буларак кабул ителә.

Һәрвакыттагыча, Мәчәләй Сабан туенда шашка ярышлары да узды. Мәчәләй авылы командасы җиңүче булып танылды. Икенче урынга – Шигон районы, өченче урынга Самара командалары чыкты. Ахырда олыларны балалар алмаштырды. Беренче урыннарны Солтан һәм Әминә Канюкаевлар бүлештеләр, икенче урынны – Эльмира Сөләйманова, өченче урынны Диләрә Сөләйманова яуладылар. Барысына да акчалата призлар тапшырылды.

Мәчәләй Сабан туена килгән авылдашлардан, кунаклардан һәм сәүдәгәрләрдән оештыручыларга күпсанлы рәхмәтләр ишетергә насыйп булды. Димәк, тырышлыгыбыз юкка булмаган. Үз чиратыбызда, Сабан туен оештыруда катнашкан спонсорларыбызга һәм авылдашларыбызга, кунакларга һәм артистларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм киләсе елда да, Мәчәләйгә килегез дип, көтеп калабыз.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*