Абхазиядә 1993 елда илне саклаганда һәлак булганнарны искә алдылар.
Бүген Абхазия президенты Бадра Гунба, Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ветераннар, депутатлар, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре мемориалга чәчәкләр китерделәр.