Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / Сабантуй кунаклары Нурлат районының татар ишегалдында булдылар
Сабантуй кунаклары Нурлат районының татар ишегалдында булдылар

Сабантуй кунаклары Нурлат районының татар ишегалдында булдылар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мордовия Башлыгы Артем Здунов белән бергә Татарстанның Нурлат муниципаль районының Татар ишегалдында , шулай ук Мордовия Республикасының Ләмбрә районы ишегалдында булдылар, анда аларга милли гореф-гадәтләрен күрсәттеләр.

«Күпмилләтле Сабантуй» мәйданчыгында Нурлатлылар татар мәдәнияте элементларын күрсәтәләр. Кунаклар милли ризыклардан авыз итә ала. Мастер-класслар оештырылган. Осталар милли курчаклар, сувенирлар ясау буенча дәресләр үткәрәләр. Кунаклар татар милли йолалары, Сабантуйны бәйрәм итүнең үзенчәлекләре һәм татар авылының көнкүреше белән танышалар.  Иҗат коллективларының чыгышларын карый алалар.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Мордовиядә узган XVI Республика Сабантуенда да Нурлатлылар катнашкан иде. Мәйданчыкның үзәген нурлы Нурлат аты рәвешендәге топиарий бизәде, кунаклар аның янында фотога төшә алдылар. Нурлат кызлары чәкчәк һәм икмәк белән сыйладылар, милли түбәтәйләр бүләк иттеләр.

Мондый ишегаллары -Сабантуйның мөһим өлеше, алар мәдәни күптөрлелекне саклап калырга һәм күрсәтергә ярдәм итәләр.

Белешмә: Мордовиядә 50дән артык татар авылы бар. Өч иҗтимагый оешма эшли. «Якташлар» татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе 1991 елда оештырылган. Әлеге оешманың максаты-татар халкының үзенчәлеген саклау, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне үстерү, төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*