Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Сабантуйның рәсми делегациясе Аксен авылы мәчетен карады
Сабантуйның рәсми делегациясе Аксен авылы мәчетен карады

Сабантуйның рәсми делегациясе Аксен авылы мәчетен карады

Төп татар бәйрәме — Республика Сабантуе алдыннан Мордовия Республикасы Аксён авылында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Здунов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мәчеткә килде.

Аксён авылы мәчете — җирлекнең архитектура доминанты һәм рухи үзәге. Делегация 2011 елда оригиналь проект буенча төзелгән заманча бинаны карады. Мәчет манарасының биеклеге 50 метр тәшкил итә, ә үзе ачык көрән, куе көрән һәм зөбәрҗәт-яшел төсләрдә башкарылган.

Бу монументаль ансамбльне булдыру «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, меценат Рафик Фәтхуллов ярдәме белән мөмкин булды. Мәчет тирәсендә территорияне төзекләндерү эшләре бара һәм ансамбльнең тулы күренешен формалаштыручы янкорма корылмалар торгызыла.

Белешмә: Аксён авылы мәчете — ул гыйбадәт урыны гына түгел, ә мөһим мәдәни объект та. Бина 2011 елда меценат акчасына төзелгән. Манара биеклеге — 50 метр. Җәмгыять рәисе — Рафаэль Азисов, имам-хатыйб — Исхак Әширов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*