Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйның САБАН ТУЕ!
Сабантуйның САБАН ТУЕ!

Сабантуйның САБАН ТУЕ!

Булса да була икән ул сабантуйның сабан туе! 27 июньдә Пенза өлкәсенең
Кузнецк районындагы Кече Труев (татарчасы Дәхтәрни) авылында 20 гектарлык
мәйданда булып үткән XVI Бөтенроссия авыл сабан туе турында әйтүебез. Ул
Россиянең якынча 50 төбәгеннән 50 меңнән артык халык җыйды. Аның пролог
дигән искиткеч тамашасында гына да 1 мең тирәсе профессиональ һәм үзешчән
артист катнашты. Зур казанда 1 тонна азу әзерләү (ит, дөге һәм тозлы кыярдан ясалган
ризык) очрагы “Россия рекордларының гастрономия китабы”на кертелде. Шуның
өстенә регионнардан килгән 4 мең кешегә исәпләнгән шурпа да Пенза
татарларының киң күңелле кунакчыллыгы турында сөйли. Ә анда яшәүче
милләттәшләребезнең саны 2026 елның 1 июненә 84 мең тәшкил итә. Димәк, бездән
ике тапкыр артыграк.

Сабантуйның йөзек кашы булган казанча көрәш буенча Пенза өлкәсе турнирында 25
төбәктән 130 көрәшче чыгыш ясады һәм абсолют батыр исемен тәҗрибәле көрәшче, бер
елны безнең Мочали сабан туенда да безнеңчә көрәштә сәләтен сынап караган
татарстанлы Раил Нургалиев яулады һәм аны автомобиль белән Татарстан Рәисе Рөстәм
Миңнеханов үзе бү- ләкләде. 40 яшьлек көрәшченең үз карьерасында яулаган бу 41 нче
автомобиле булды.

Ат ярышларында 10 регионнан атта йөрү осталары үзара ярышты һәм төп бүләккә – автомобильгә Чувашстаннан килгән Николай Пыркин лаек булды.

Пензалыларга бу искиткеч зур бәйрәмне югары дәрәҗәдә киң масштаблы итеп күркәм
генә уздырырга Татарстанның алга киткән Кукмара районы булышты.

Әйтергә кирәк, бу сабантуйдан андагы татарлар да нык отышта. Бәйрәмгә әзерлек
йөзеннән зур юлдан авылга таба һәм авыл буйлап ничәмә чакрым асфальт түшәлгән.
Татарстан Рәисе, Бөтендөнья татар кон- грессы (БТК) җитәкчесе Васил Шәйхразыев һәм
Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко җитәкчелегендәге абруйлы олы кунаклар
катнашында биредә Җиңү паркы ачылды. Ул Бөек Ватан сугышы һәм хәрби
бәрелешләр батырларының якты истәлеген саклаячак. Советлар Союзы Герое Муса
Җәлилнең дә бюсты быел биредә үзенең лаеклы урынын алачак. Сабантуй мәйданына
барышлый дәрәҗәле кунаклар җирле эшмәкәр Ренат Әбүзәров иганәчелегендә
оригиналь стильдә төзелеп килгән һәм күркәм мәчетле булачак “Иҗтимагый мәдәни
үзәк”не дә зур кызыксыну белән карап чыкты.

Аннары делегация сабантуй мәйданына юл алды. Алар анда Пенза төбәгендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гасырлардан килгән көнкүрешен, гореф-гадәтләрен
чагылдырган ишегалларын карап йөрде, кукмаралыларның зур һәм матур итеп ясалган
этно-мәйдан- чыгында кунак булды. Һәм, кабатлап әйтергә мәҗбүрбез, әкияти
күренешләргә тиң булган бу төзелешләр барысы да пензалы милләттәшләребезгә бүләк
булып кала – сабантуйдан тыш әлеге җирлек алар өчен ел әйләнәсендә мәдәни-ял паркы
булып торачак. Ә киләчәктә Бөтенроссия авыл сабан туеның бирегә кайтуы да
ихтимал.

Пенза өлкәсендә 100дән артык милләт гасырлар буе бер гаилә булып, тату гына яшәп
килә. Гомуми халык саны 1 млн 300 мең тирәсе. Татарлар бу күрсәткеч буенча икенче
урында. Өченчедә – мордва. Регион Россия буйлап мебель җиһазлары җитештерүе белән
танулы.

Олуг делегация бәйрәмнең бер бизәге булып торган ишегалларын, кул осталары эшләрен,
милли ризык әзерләү станцияләрен, кунакларның кечкенә генә музыкаль чыгышларын
карап узганнан соң, чират, ниһаять, регионнардан килгән делегатларның парадына
да җитте. Рөстәм Нургалиевич белән Олег Владимирович барысын да җылы
сәламләп чыктылар, ерак юлны якын итеп килгән кунакларга олы рәхмәтләрен
ирештерделәр, шул исәптә безнең делегациягә дә.

Сабантуйның төп сәхнәсенә барып җиткәнче, олы кунаклар юл уңаеннан спорт (пляж волейболы, канат тарту, кул алышу, гер күтәрү, милли көрәш) мәйданчыклары белән
танышты, хәрби-патриотик күргәзмә белән кызыксынды, гади халык белән аралашты.
Бу сабантуй Россия халыклары бердәмлеге елына һәм бөек татар шагыйре Габдулла
Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланганга күрә, 1 сәгать дәвам иткән бәйрәмнең
театраль прологы аның тарихына, халыклар дуслыгына, күмәк хезмәткә, шагыйрьнең
татар үзаңын алга сөрүенә багышланган иде. Ә сабантуй байрагын алдынгы авыл
хуҗалыгы хезмәткәре белән хәрби хәрәкәтләр ветераны күтәрде. Рөстәм Нургали улы
сабантуйны Россия халыкларын берләштерә торган бәйрәм дип атады һәм чыгышы
ахырында бу җирлектә милли хәрәкәтне әйдәп баручыларны бүләкләде, Пенза өлкәсе-
нең татар автономиясе рәисенә бездә җитештерелгән “ГАЗель NEXT” микроавтобусының
ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды. Ә Пенза өлкәсе губернаторы күп санлы
кунакларны бәйрәм белән котлап, сабантуй эстафетасы символы булган “Тулпар Ат”ны
Оренбург өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, вице-губернаторы, шушы
төбәкнең авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры Сергей Балыкинга тапшырды. Димәк, 2027 елда Бөтенроссия сабан туен Оренбург өлкәсе кабул
итәчәк.

Шуннан төп сәхнәне Татарстан һәм Пенза өлкәсе артистлары биләп алды. Зәйнәб
Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Чулпан Юсупова кебек мәртәбәле җырчылар зур
концерт бирде. Ассызыклап үтәргә кирәк, нәкъ шул ук җырчылар иртәгә сабантуй
дигәндә Россия төбәкләреннән килгән делегатларга кич белән Кузнецк шәһәренең
үзәк мәйданында искиткеч концерт бүләк итте, ә бәйрәм салютының матурлыгы белән
дәвамлылыгы безне тәмам шаккатырды.

Шул концертта БТК рәисе Васил Габтелгаязович безнең ише кунакларны җылы
сәламләде, Пенза өлкәсе хөкүмәте рәисе Николай Симоновны, Кузнецк районы башлыгы
Валерий Костинны һәм бер төркем татар активистларын медальләр һәм Рәхмәт
хатлары белән бүләкләде, Россиянең көче – милли бердәмлектә, диде.

“Нәкъ шундый сабантуй кайбер төбәкләрдә ике тапкыр үткәрелде инде, ә бездә берәү дә
булганы юк”, – дигән сорау туды безнең берничә делегатта. Моңа җавап бирүе һәм моны
аңлатуы бездән тормый шул. Ярый әле ике тапкыр Федераль һәм бер тапкыр Идел буе
сабан туе Түбән Новгородта узды, шуның өчен дә без өлкә хакимиятенә, Татарстан
хөкүмәтенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына чиксез рәхмәтле булыйк. Кем белә,
бәлки, киләчәктә Бөтенроссия авыл сабан туе да безгә килеп җитәр.

Гади генә аңлатканда, Федераль сабан туе ул шәһәр чикләрендә уздырыла торган милли бәйрәм, быелгысы 18 июльдә Омск каласында колач җәячәк. Ә менә Бөтенроссия авыл
сабан туе, исеме үк әйтеп торгандай, сабан кулланышта булган авыл җирлегендә үтәргә
тиешле. Моның өчен, беренче чиратта, җирле муниципалитет милкендә һәм сабантуй өчен
яраклы булган 20 гектарлык мәйдан, төбәкләрдән килгән мең кунакны кабул итеп урнаштыру мөмкинлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән шул хакта
аңлашу табарга кирәк.

Һәрхәлдә, өмет белән яшик, чөнки кешене өмет яшәтә. Махсус хәрби операциядә
куйган максатларга тиз арада җитешик һәм тыныч тормышларга ирешик. Иң
мөһиме, авылларыбызга үз сабантуйларыбыз кайтсын иде – ерактагы әйбер нинди
генә матур күренсә дә, үз күлмәгең тәнгә якынрак.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*