tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗәй авылы мәктәбендә булачак милли компонентлы музейның концепциясе һәм дизайны булдырылачак
Сафаҗәй авылы мәктәбендә булачак милли компонентлы музейның концепциясе һәм дизайны булдырылачак

Сафаҗәй авылы мәктәбендә булачак милли компонентлы музейның концепциясе һәм дизайны булдырылачак

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тарафыннан Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Сафаҗәй авылы мәктәбендә урнашкан туган якны өйрәнү музеен эстетик яктан матурлау, мәгълүматны ике телдә тулыландырып бирергә дигән карар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына йөкләнде. Әлеге максаттан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Төбакара хезмәттәшлек бүлекчәсенең әйдәп баручы консультанты Әхәтова Әлфия Гафият кызы, Татарстан Республикасы Милли Музее өлкән фән хезмәткәре Степанова Фәния Гомәр кызы мәсьәләгә урында анализ ясау, эш планы төзү өчен гимназиягә эшлекле сәфәргә юлланды.

Биредә музейны тулыландыру буенча мәктәп директоры Рамил Мусин, татар милли автономия җирле оешма җитәкчесе Мирзахләм Абдулганиев , район мәгариф идарәсе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл һәм киңәшмә үтте. Якын арада булачак милли компонентлы музейның концепциясе һәм дизайны булдырылачак. Шулай ук, форсаттан файдаланып Түбән Новгород өлкәсендә татар теле укытыла һәм этно-мәдәни тәрбия бирелүче мәктәп директорлары белән түгәрәк өстәл – киңәшмә үткәрелде. Биредә киләчәккә планнар сөйләшенде, уртак максатлар куелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*