Сахалинда хәрби бурычларын үтәгән Татарстан егетләре, солдат хезмәтен тәмамлап, туган якларына юл тоттылар.
Аларны озатырга җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Зәкия Вәлитова килгән иде. Ул егетләр белән, аларның командирлары Никита Сергеевич Чубенко белән аралашты. Саубуллашу кичәсе җылы атмосферада, чәй өстәле артында үтте.
Сахалинда солдат хезмәтен 30 Татарстан егете үтте. Җирле татар оешмасы вәкилләре һәм Зәкия ханым алар белән элемтәдә булдылар, күрешеп, хәлләрен белешеп тордылар.