tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балаларга экскурсияләр үткәрә
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балаларга экскурсияләр үткәрә

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балаларга экскурсияләр үткәрә

«Салават күпере» журналы укучыларга редакциядә экскурсияләр үткәрә.

«Балалар журналны укысалар да, аның ничек чыкканын белми. Без бу серләрне ачарга булдык. Балаларны журналның тарихы, хезмәткәрләре, яңа студия белән таныштыру максатыннан атна саен мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр белән редакция буенча экскурсияләр үткәрәбез», — диде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, экскурсиягә килүче укучылар басманы чыгарганда үз тәкъдимнәрен әйтә. «Без өлкәннәр бөтен нәрсәне белеп тә бетерә алмыйбыз. Балалар безгә журналның нинди булырга тиешлеген үзләре әйтә. Шул рәвешле без журнал заманча һәм кызыклы булсын өчен нәрсәләр кирәк икәнен беләбез», — диде Зилә Хөснетдинова.

«Мәктәп, балалар бакчаларына үзебез дә барабыз. Мондый мөмкинлек булмаганда, укучыларыбыз белән интернет аша онлайн аралашабыз», — дип ураклашты басма хезмәткәрләре.

Казанның 137 санлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Муллаәхмәтова әйтүенчә, мондый экскурсияләр татар телен өйрәнергә дә ярдәм итә.

«Балалар экскурсиягә килер алдыннан татарча шигырьләр өйрәнә. Моның кебек экскурсияләр укучыларда туган телебезгә карата мәхәббәт уята», — диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*