tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта ике татар рәссамының эшләре тәкъдим ителәчәк
Санкт-Петербургта ике татар рәссамының эшләре тәкъдим ителәчәк

Санкт-Петербургта ике татар рәссамының эшләре тәкъдим ителәчәк

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә 17 июль көнне 16:00 сәгатьтә «Шәһәрләр һәм язмышлар. Минем Россия» күргәзмәсе ачыла. Вәкиллек шул турыда хәбәр итә.

Күргәзмәдә ике татар рәссамы – Рәшид Моратов һәм Эльмира Мостафина хезмәтләре тәкъдим ителә.

Рәшид Моратов Петербургта туган, Штиглиц академиясендә рәсем бүлегендә укыган, Манелисның шәкерте. Ул Петербургны һәм аның тирә-ягын яратып сурәтли. Аның пейзажлары, күбесенчә пастель буяулар белән башкарылган. Рәшид Моратовның эшләре Россиянең һәм чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

Эльмира Мостафина Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Санкт-Петербург акварелистлар җәмгыяте әгъзасы. И.Е.Репин исемендәге сәнгать академиясененең графика факультетын тәмамлаган, Шәймиев стипендиясен алган. Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Чикаго, Хельсинки һәм Берлинда күп санлы сәнгать проектларында һәм шәхси күргәзмәләрендә катнашкан. Эшләре Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә, шулай ук Г.ГрефНилов, шулай ук башка танылган кешеләр һәм З.Церетелли музеенда саклана.

Күргәзмә адресы: ВО, 11нче линия, 14/39 йорт.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*