Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районы Азалакта балаларны кашыкта уйнарга өйрәттеләр
Сарман районы Азалакта балаларны кашыкта уйнарга өйрәттеләр

Сарман районы Азалакта балаларны кашыкта уйнарга өйрәттеләр

«Ура, авылга!» проекты кысаларында Азалак авыл мәдәният йортында «Күңелле кашыкчылар» дип исемләнгән мастер-класс узды.

Мәдәният хезмәткәрләре балаларга бизәкле кашыкның күп гасырлар һәм хәтта меңьеллыкларны санаучы тарихы турында сөйләделәр. Агач кашыкның билгеләнеше бик күп төрле булган: ул ризык ашау өчен «шәхси прибор», шулай ук төрле уеннар һәм фал ачу өчен кулланылган. Һәм, әлбәттә, музыкаль инструмент буларак та. Кашыклар бер-берсенә тиеп китүгә искиткеч саф һәм гармонияле тавыш чыгара торган булган. Мондый үзенчәлекне дөньядагы барлык музыкантлар да шунда ук бәяләгәннәр, һәм хәзер агач кашыкларда уйнау буенча тулы бер мәктәп яши.

Аннан соң волонтер Фирдания Гәрәйханова мавыктыргыч итеп кашыкта уйнау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар уйнау серләрен һәм алымнарын үзләштерделәр, ике кул белән дә ритмны тоярга өйрәнделәр.

Чыганак: sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*