Каташ-Каран авыл мәдәният йортында «Балчыклы хыяллар» дип исемләнгән мастер-класс узды.
Бу иҗади очрашу татар мәдәниятен популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлтелгән «Ура, авылга!» проекты кысаларында оештырылды. Балчык белән эшләү катнашучыларга үз сәләтләрен ачарга гына түгел, ә халкыбызның борынгы һөнәрләренә кагылырга да мөмкинлек бирде. Әлеге проект «Алдынгылар Хәрәкәте» һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Чыганак: sarman-rt.ru