Ләшәү Тамак авылында тормышка ашырылучы “Җәйге шифа” проектының чираттагы дәресендә катнашу безгә дә насыйп булды. Ул каен агачына багышланды.
Дәрескә тема сайлаганда, проект җитәкчесе һәм аны гамәлгә куючылар җирлекнең үзенчәлекле якларына һәм аларга бәйле тирәлеккә әһәмият бирәләр. Дәрес ике өлештән торып, беренчесе табигать байлыкларына багышланса, икенчесендә җирлектән чыккан күренекле шәхесләрне барлыйлар, аның нәсел-нәсебен кунакка чакыралар.
Бу юлы да бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле очрашу булды. Аны үткәрү урыны итеп авылның “Хәтер” обелискы ишегалды сайланган. Бу да символик көчкә ия. Тарихны барлау, хатирәләр, истәлекләр белән уртаклашу, бүгенге матур көннәр бәрабәренә гомерләрен корбан иткәннәрне искә алу өчен менә дигән мөмкинлек бит.
Гадәттәгечә, очрашуларны әрвахларга дога кылып башлыйлар. Бу юлы да шулай булды. Флера апа Шәйдуллина чара башында хәер-фатихасын бирде, Коръән сүрәсе укыды.
Каен — ул сафлык, чисталык, гүзәллек билгесе. Бу агач турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Россиядә агачның алтмыштан артык төре бар икән. Башка агачлардан аермалы буларак, каен ап-ак кайры белән каплана. Халыкта аны “каен тузы” дип атыйлар. Каен тузы — каенның тышчасы ул, агачны төрле бәла-казалардан саклаучы. Элекке заманнарда, кәгазь уйлап табылганчы, кешеләр каен тузына язганнар. Смоленский, Псков, Тверь, Витебск өлкәләрендә галимнәр каен тузына язылган 600 истәлек язуы тапканнар. Димәк, каенга кешеләр үзләренең серләрен ышанып тапшырганнар, – дип башлады чараны проект авторы — Ләшәү Тамак мәктәбе директоры урынбасары Ландыш Шәйдуллина.
Мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина белән бергә кичәне оештыруга күп көч куйганнар алар.
Өченче дәресне “укытучы” Рашат Мортазин алып барды. Танылган урманчыны райондашлар Азнакай урманчылыгының Сарман бүлеген җитәкләгән еллардан, мөгаен, беләләрдер. Аның 32 ел хезмәт стажының 14е безнең район белән бәйле. Лубяны урман техникумын тәмамлаган егет хезмәт юлын туган ягы Мамадышта башлый. Ә гаилә коргач, берничә ел Чаллыда эшләгәннән соң, тормыш иптәше — Дүсем авылы кызының туган ягына кайталар.
Белгеч буларак, укытучы дәрестә катнашучыларны себерке җыю, бәйләү, пешерү серләренә өйрәтте. Ул себерке ясау буенча мастер-класс та үткәрде.
– Каен 100-120 ел яши, әмма корылыкка чыдам түгел. Беренче чиратта, ул материал, аннан төзелеш, хуҗалык кирәк-яраклары ясыйлар. Аның согы шифалы. Бөресе файдалы, фармацевтикада аннан йөрәк даруы әзерлиләр. Каен гөмбәсенең (чага) дә организм өчен файдасы зур. Ул зур каеннарда була һәм буй җитмәслек җирдә үсә. Аскы өлештә үскәне белән бутарга ярамый, анысы — зарарлы гөмбә. Тагын бер үзенчәлеге: каен ботакларыннан себерке әзерлиләр. Ул иң яхшысы санала, чөнки тын юлларын чистарта, тәнне дәвалый, иммунитетны күтәрә. Мәтрүшкә дә кушып җибәрсәң, тагын да яхшырак. Әмма бездә каенны азаплыйлар: сындыралар, бөгәләр, шунысы яман, — диде лаеклы ялдагы урманчы.
Себеркене кайчан әзерләү кулай, ничек саклау ысуллары хакында да кызыксындылар дәрестә катнашучы “укучылар”.
– Бөтен төр себеркене дә Питрауга кадәр җыярга кирәк, чөнки, соңарса, аның файдалы үзлекләре бетә. Ә аның әзерлеген ике яфракны бер-берсенә ябыштырып карап тикшерергә мөмкин. Әгәр алар берегеп калалар икән, димәк, себерке җыярга иртәрәк әле, ул әзер түгел. Себеркене, гадәттә, 20 июнь тирәләрендә җыя башларга була. Аны әзерләгәндә, мин үзем җиде-сигез төрле агач кушам. “Ассорти” дип атала ул. Каен, имән, юкә, миләш, өрәңге, чикләвек, шомырт агачлары һәм мәтрүшкә кулланам. Кычыткан, ак әрем, сары мәтрүшкә кушарга була. Кайбер кешеләр себеркене суыткычта саклыйлар, хәтта махсус туңдыргыч сатып алучылар да бар. Аның өчен, әзер себеркеләрне азык-төлек пленкасына төрергә кирәк, — диде тәҗрибәле белгеч.
Аннан барысы да Ландыш Камил кызы каен суыннан ясаган татлы эчемлек белән сыйландылар. Бергәләп башкарган “Идел буе каеннары” җыры да темага аваздаш булды.
Мунчада себерке пешерү рецепты:
“Себеркене беркайчан да кайнар суга тыкмагыз. Мунчаны ягып җибәрер алдыннан, табакка салып, өстенә себерке күмелерлек итеп салкын су агызырга һәм аны су салынган бүтән таз белән бастырып куярга кирәк. Бер-ике сәгатьтән яфраклар кабарып, бүртеп китәләр”.
Каен үзен яратканнарны гына ярата икән. Кеше аңа ихтирам белән карап, аның янында күбрәк булса, ул аңа егәрлеген, кызганмыйча, мулдан бирә, сихәтлек китерә, диләр. Шуңа күрә, күңелең саф булмаса, каен янында йөрмәвең хәерле.
Кичә ике өлештән торды. Гадәттә, дәрес тәмамлангач, һәр очрашуда авылның тарихы да барлана. Бу Ләшәү Тамак мәктәбенең 50 еллык юбилеена әзерлек кысаларында башкарыла. Бу юлы авылның күренекле шәхесе Әнәс Шәрифуллинны искә алдылар. Чарага аның балалары, онык-оныкчыклары да кайтканнар иде. Алар кадерле кешеләре белән бәйле истәлекләрен, хатирәләрен барладылар, үзләре белән дә таныштырдылар. Бәйрәм райондашыбыз Диләрә Големова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
Соңыннан барысы да бергәләп самавыр чәе, тәмле гөбәдия һәм башка татлы ризыклар белән сыйландылар. Искиткеч бай эчтәлекле дәрестән бик күп гыйлем алып, яңалыклар белеп кайттык.
Шунысы да мәгълүм булсын: “Җәйге шифа” проекты кысаларындагы дәресләр ике атнага бер тапкыр үткәрелә. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. 25 июль көнне узачак чираттагы дәрес карлыган темасына багышлана.
Чыганак: sarman-rt.ru