tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган кичә
Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган кичә

Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган кичә

2021 елның 4 октябрендә Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырыла. Чакыру билетлары буенча концертка керү бушлай. Чакыру билетын Филармония кассасында алырга була.

Белешмә. Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.

Саҗидә Сөләйманованың иҗаты китап киштәләренә җыентыклар булып төзелгән: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981).

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*