Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды
Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды

Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды

Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Бу — Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл. Бюст авторы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Һәйкәл Әшеван урта мәктәбе территориясендә урнашкан.

Тантаналы ачылышта Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнашты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Катнашучылар арасында «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Тамир Алимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары Ассамблеясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар бар иде.

Данис Шакиров чыгышында чара кунакларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы өчен Әшеван авылы халкына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук һәйкәлнең урыны уңышлы һәм символик булуын билгеләп үтте. Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак. Данис Фәнис улы һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*