tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәтлек һәм белем туплап кайттылар
Сәламәтлек һәм белем туплап кайттылар

Сәламәтлек һәм белем туплап кайттылар

3 – 16 июльдә “Алтын балык” балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү лагеренда “Гореф-гадәтләр мирасы” этник мәдәният профильле шәһәр сменасы үтте. Аның оештыручылары – Самараның “Яктылык” татар мәктәбе , региональ Диния нәзарәте идарәсе һәм шәхсән мөфти Талип Яруллин.

“Яктылык” мәктәбе, барлыкка килгәннән бирле, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү өстендә эзлексез эш алып бара. “Гореф-гадәтләр мирасы” сменасы бу мәктәптә никадәр иҗади җанлы, сәләтле һәм рухи яктан бай балалар укуын күрсәтте.

Сменада Самараның төрле мәктәпләрендә укучы татар балаларының да катнашуы куандыра. Бу – татар халкының бердәмлеген күрсәтә торган мөһим фактор. “Яктылык мәктәбенең педагоглары – смена җитәкчесе, мәктәптән тыш эш буенча директор урынбасары Әлфия Мамышева, татар теле укытучысы Фәүзия Дәүләтбаева, башлангыч мәктәп укытучылары Роза Биктимирова, Җәүһәрия Мостакаева һәм Лилия Абделхәлимова татар телен өйрәнүгә яраклаштырылган чаралар, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча дәресләр уздырдылар. Ислам дине нигезләре һәм гарәп графикасын өйрәнергә “Йолдыз” балаларны үстерү үзәге тәрбиячеләре Талия Шиһапова һәм Әминә Кәримова булыштылар.

Смена ахырында “Ислам дөньясында” дип аталган интеллектуаль уен оештырылды. Ул дүрт “станция”дән тора иде: “Сорау-җавап”, “Зирәк бала”, “Әлифләндия” һәм “Ясриб”. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Мирас” мәдәни-агарту үзәге вәкилләре Рамазан Шиһапов һәм Динар Кәримов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов составындагы жюри бик абруйлы һәм кырыс булуына карамастан, балалар каушамадылар, бик яхшы билгеләр алып, “Идел Болгары” һәм РДУМСО Мактау грамоталары, сертификалары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*