tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шатлык” фольклор ансамбленә 25 ел тулды
“Шатлык” фольклор ансамбленә 25 ел тулды

“Шатлык” фольклор ансамбленә 25 ел тулды

17 декабрь көнне Мәскәүнең Милли-мәдәнияте үзәгендә эшләп килүче “Шатлык” фольклор ансамбленә 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә оештырылды. Чарада ансамбльне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“25 еллык иҗат юлы фольклор сәнгатьтә аеруча зур фидакарьлеккә тиң. Татар халкының мәдәни мирасын саклауда сезнең хезмәтегез бәһасез, зур рәхмәт сезгә”, – диелде котлауда. Чарада Сара Садыкованың кызы, мәшһүр биюче Әлфия Айдарская да катнашты. Ул үзәкнең китапханә фондына Сара Садыкованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китаплар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*