tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигърият бәйгесе Тубылда
Шигърият бәйгесе Тубылда

Шигърият бәйгесе Тубылда

Җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова исемендәге икенче ачык шигърият конкурсы Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Ул икенче ел Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихның тырышлыгы белән үткәрелә. Бәйге башланыр алдында жюри әгъзасы, ветеран укытучы, җирле шагыйрә Галия Абайдуллина Гөлфизәр Абдрахманова турында сөйләде, үзе иҗат иткән шигырен укыды, балаларга уңышлы чыгышлар теләде.

Ветеран укытучы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин үзенең иҗатыннан шигырен укып, бүгенге көндә Гөлфизәр Абдрахманованың шигырьләренә көйләр язылганын әйтте. Сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесендә балалар татар һәм рус телендә татар шагыйрь-шагыйрәләребезнең әсәрләрен сөйләделәр. Төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре шигърият бәйгесендә катнашып, осталыкларын күрсәттеләр. 3-7 яшьтәге балалар М.Җәлил, Г.Тукай, Б.Сөләйманов, Гөлфизәр Абдарахманова, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен тырышып, ихлас күңелләре белән сөйләделәр. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылмаган мәктәпләрдән дә катнашучылар булды. Тубыл районыннан килгән шигырь яратучы, оста сәйләүчеләр мактау сүзләренә лаек иделәр. Бәйге шартлары буенча шигырь сөйләүчеләрнең сөйләм техникасына, текстны белеп һәм аңлап сөйләүләренә, балаларның башкару осталыгына, сәнгатьле, дөрес укый алганына бәя бирелде. Жюри рәисе буларак, кече яшьтәгеләр арасыннан сәнгатьле укып, үзен сәхнәдә тотышы белән аерылып торган Мәрьям Сибгатуллинаны, Ринат Хучашевны (7 нче балалар бакчасыннан), 15 нче мәктәптән Азалия Айдуллинаны, Виолетта Захарованы, 9 нчы мәктәптән Альбина Абдыкәримованы, Вагай районы, Казанлы мәктәбеннән Эвелина Уразованы, Эльвир Хәбибуллинны билгеләп, аларның тырышлыгын, мактау сүзләрен укытучы апаларына, әти-әниләренә дә җиткерәсем килә.

Мактаулы урыннар алучыларга тантаналы рәвештә диплом, бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*