Бүген Сухумда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды. Чара кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Бадра Гунба котлады.
Татарстанны Абхазиядәге Сабантуйда тәкъдим иткән Актаныш районы Мөхәҗирләр яр буенда татар йорты һәм мәчет төзегән иде. Кунакларны тематик павильоннар каршы алды анда халык иҗаты эшләнмәләрен сатып алырга, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше турында күргәзмәләр карарга мөмкин иде.
Шулай ук барлык теләүчеләр традицион уеннарда һәм ярышларда катнаша һәм Татарстан һәм Абхазия коллективлары чыгыш ясаган концерт карый алды.












































