tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар бакчаларына 4 мең плакат таратылачак
Татар бакчаларына 4 мең плакат таратылачак

Татар бакчаларына 4 мең плакат таратылачак

Татарстан Президенты, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән татар балалар бакчаларына урнаштыру өчен, плакатлар эшләнелде.

Кичә аны тарату эше башланды. Барлыгы 4 мең плакат урнаштыру планлаштырыла.
Нинди шагыйрьләрнең портретлары һәм плакатлар сайлап алынган?

– Балалар бакчасында сабыйлар әкият геройлары белән таныша. Без нәниләр өчен татар әдәбияты классиклары сурәтләнгән матур, якты төсле плакатлар әзерләдек. Анда аларның танылган шигырьләрен һәм персонажларын урнаштырдык. Бу – Г. Тукай, Ш. Галиев, М. Җәлил, Ә. Бикчәнтәева, З. Туфайлова кебек авторлар, – ди Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. – Плакатларга кечкенәдән үк балалар бакчаларында өйрәнелә торган кызыклы һәм җиңел дүртюллыклар кертелде. Әлеге шигырьләр аша күп кенә буын балалар тәрбияләнде. Алар ярдәмендә бала танылган татар шагыйрьләре иҗаты белән таныша башлый. Плакатларның дизайны, якты төсләр, кызыклы формалар куллану – барысы да сабыйларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнде. Татар балалар әдәбияты бик бай, шуңа күрә әсәрләрне сайлап алу өчен махсус төркем булдырылды. Аңа мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче төрле белгечләр керде.

Сәрия Мифтахова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*