ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар китабы -2026” бәйгесе кысаларында очрашулар узды
“Татар китабы -2026” бәйгесе кысаларында очрашулар узды

“Татар китабы -2026” бәйгесе кысаларында очрашулар узды

9 июньдә Азнакай һәм Әлмәт үзәк китапханәләрендә «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздырылу уңаеннан Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре Ләйсән Миңнуллина, Галимҗан Гыйльманов һәм Рәҗәп Бәдретдинов белән очрашулар булып узды.

Бәйгене Татарстан китап нәшрияты ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздыра. (Нигезләмә белән беренче комментарийда танышырга мөмкин).

Очрашуларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, каләмдәшләребез Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Зөлфия Сираиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Марсель Гарипов, Резедә Шәрипова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, «Кызыл каурыйлар», «Гөлстан» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, «Әдәби марафон»да актив катнашучылар, татар теле укытучылары, төбәкчеләр, хакимият вәкилләре һ.б. катнашты.

Ике шәһәрдә узган чарада да сүз «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздыру турында гына бармады, мәктәпләрдә балаларга татарча белем бирү, Татарстан китап нәшриятында кулъязмаларны кабул итү һәм бәяләү тәртибе, гомумән татар әдәбиятының бүгенге хәле турындагы зур сөйләшүгә әверелде.

Бәхәсләрдән бераз тын алган арада иҗатчыларга үзенең матур җырларын кабатланмас тавышлы җырчы, композитор, Гөлназ Закирова бүләк итте.

Чыганак: ТР Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*