tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Бертуган Туйкиннарга багышланган атна үтәчәк
Татар китабы йортында Бертуган Туйкиннарга багышланган атна үтәчәк

Татар китабы йортында Бертуган Туйкиннарга багышланган атна үтәчәк

Казанның Татар китабы йортында атаклы мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар турында күргәзмә ачыла һәм ачык чаралар циклы оештырыла.

Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар — мәгариф, фән һәм әдәбият тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Кәбир Туйкин (1878 – 1938) язучы, драматург, шагыйрь һәм мөгаллим буларак билгеле; энесе белән бергә «Төрек тарихы» хезмәтен яза, инкыйлабтан соң Бөгелмәдә татар мәктәбен оештыра. Аның энесе Фазыл Туйкин (1887 – 1938) фольклор әсәрләрен туплавы һәм нәшер итүе, дини, тарихи дәреслекләр язуы, мөгаллимлек хезмәте һәм кызыклы фәнни эзләнүләре белән дә данлыклы. Аның әсәрләре татар һәм башкорт әдәбиятлары антологияләренә кертелгән.

2023 елда бертуган Туйкиннарның вафат булуына 85 ел тулды. Алар, Һади Атласи һәм башка укытучылар белән бергә, 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерелә.

Туйкиннарга багышланган музей күргәзмәсе Татар китабы йортында беренче тапкыр ясалды. Анда бертуганнарның фәнни һәм әдәби китаплары, документлар һәм гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре урын алды. Күргәзмә Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее, Зәй-Каратай мәктәбе музее, Казан фәнни үзәге фәнни китапханәсе һәм Казан шәһәренең музей комплексы катнашында оештырылды.

Күргәзмә ачылышы белән Казанда Туйкин көннәре дә башлана.  Аның кысаларында түгәрәк өстәл утырышы, Туйкин нәселе вәкилләре очрашуы, шәҗәрәләр ясау остаханәсе, ачык укулар, экскурсияләр һәм кичәләр үтәчәк. Кәбир һәм Фазыл Туйкинның әсәрләрен һәм фәнни хезмәтләрен яңгыратуга, шул исәптән, шәрехләр белән укуга аеруча игътибар биреләчәк. Мәсәлән, Фазыл Туйкинның «Әхкям ислам» исемле хезмәте Казан федераль университеты студентлары һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре катнашында укылачак һәм шәрехләнәчәк.

Туйкин көннәрендә галимнәр, укытучылар, нәсел дәвамчылары һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Чаралар Туйкин нәселе дәвамчылары, «Тамырлар» фонды һәм Һади Атласи фонды теләктәшлегендә үткәрелә.

Тулы программа белән Татар китабы йортының сайтында һәм сәхифәләрендә танышырга мөмкин.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*