tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында “Милләт җыены” уңаеннан матбугат конференциясе узды
Татар конгрессында “Милләт җыены” уңаеннан матбугат конференциясе узды

Татар конгрессында “Милләт җыены” уңаеннан матбугат конференциясе узды

23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрә. Чарага Россиянең 70тән артык төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан һәм чит илләрдән 500 милләттәшебез чакырулы. Шушы уңайдан бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында якынлашучы чара уңаеннан матбугат конференциясе узды.

Журналистларның сорауларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җавап бирде. Шулай ук матбугат конференциясе барышында конгресс җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев,Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән  эшләү комитеты җитәкчесе  Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да соңгы айлардагы эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, 24 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*