tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар сүзе» республика бәйгесендә ике яңа номинация барлыкка килгән
«Татар сүзе» республика бәйгесендә ике яңа номинация барлыкка килгән

«Татар сүзе» республика бәйгесендә ике яңа номинация барлыкка килгән

«Татар сүзе» республика бәйгесендә быел ике яңа номинация кертелгән.

«Ике номинация өстәдек. Берсе — автор-башкаручы. Автор үз шигырен үзе укырга тиеш була. Икенчесе — гаилә номинациясе. Узган елда бер гаиләдән ике бала яки бала белән әни чыгышлары булды, шуның нәтиҗәсендә быел гаилә номинациясе барлыкка килде. Гаиләләр арасында кызыксынучылар бар инде», — дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, автор-башкаручы номинациясендә, беренче чиратта, шигырьнең эчтәлегенә игътибар биреләчәк. «Әлбәттә, сәнгати осталыкка да игътибар бирәбез, чөнки бәйгедә җиңгән кешеләрне без тамашачыга сәхнәдән тәкъдим итәбез», — диде Айдар Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

«Татар сүзе» республика бәйгесе быел икенче тапкыр үткәрелә. Узган елда дүрт меңгә якын кеше катнашкан. Жюри составында үзгәрешләр булмый.

Бәйге шигырь, мәсәл, проза укудан тора. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, бәйгедә профессионаллар, үз шигырен сөйләүчеләр, шигъри гаиләләр катнаша ала. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр Татар дәүләт филармониясенең электрон адресына яки WhatsApp номерына видеоязма рәвешендә кабул ителә. Нәтиҗәләр 2022 елның 21 февралендә, Халыкара туган тел көнендә, ясала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*