tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар Танае авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач кистеләр
Татар Танае авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач кистеләр

Татар Танае авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач кистеләр

Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән, мәдәният йортына җыелып токмач кистеләр.

– Хөрмәтле кызлар, ханымнар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару – талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып имин тормышта яшәргә язсын. Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде, һәрбер киткән егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтсалар иде дигән теләктә  калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас диеп уйлыйбыз.  Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин белән, гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп тә тапшырдык, – дип яза Татар Танае мәдәнтят йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*