tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар төбәкчеләре Башкортстан Республикасында
Татар төбәкчеләре Башкортстан Республикасында

Татар төбәкчеләре Башкортстан Республикасында

|Х Евразия форумы кысаларында оештырылган фәнни-гамәли конференциянең беренче көне Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районы Шәйморат авылында башланып китте.

Бу юлы Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы җитәкчелегендәге төркем иртән үк легендар генерал М.М.Шәйморатов һәйкәленә чәчкәләр салды. Әлеге очрашуны оештырган Рамиль Чурагулов кыска гына әңгәмәсендә батыр якташы турында мәгълүмат бирде. Дин әһелләре әрвахның рухына дога кылдылар. Авыл музеенда М.Шәйморатовка багышланган эчтәлекле фильм карадык һәм бай экспозиция белән таныштык.Бөек Ватан сугышында атлы дивизия командиры М.Шәйморатовның исеме биредә авылга, мәктәпкә һәм Мәдәният йортына бирелгән.

Истәлекле очрашу өчен төбәкчеләр ,чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп, юлларын дәвам итте.

Форумга чакырылган төбәкче Фирзия Сабирҗанова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*