tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар токмачында – күңел җылысы
Татар токмачында – күңел җылысы

Татар токмачында – күңел җылысы

Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Мөси авылының уңган хуҗабикәләре – “Чулпан” ТОСы активистлары СВО – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга җибәрү өчен токмач кискәннәр.

“Фронтта – алгы сызыкта фашист калдыкларына каршы чын батырларча сугышучы татар ир-егетләре нәрсәне, нинди ризыкны аеруча да сагыналар, дип уйлыйсыз. Әлбәттә инде, әниләре яки яраткан хатыннары бөтен күңел җылысын биреп, бөтен осталыгын куеп пешергән токмач ашын аеруча юксыналар алар. Шуңа күрә без авыл мәдәният йортына җыелдык та, 50 йомыркадан камыр басып, токмач кисәргә булдык. Изге эшкә авылыбызның күп уңган гүзәл затлары кушылды. Кемдер кискән токмачны өеннән алып килде, ә кемдер әзер токмачны тутыру өчен контейнерлар китерде. Дога – бисмилла белән башлаган эшебез уңышлы килеп чыкты. Күчтәнәчләребез ир-егетләрне сөендерсен, алар туган якларына Җиңү белән кайтсыннар, газиз аналарның күз яшьләре беркайчан да түгелмәсен, балалар әти-әниле булып, тулы гаиләләрдә үссеннәр иде”,- ди “Чулпан” ТОСы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхәбетдинова.

Гөлнәфис ханым туган авылының тырыш, киң күңелле, аш-суга оста хатын-кызларына – Бибизә Кафиятуллина, Гөлфия Сәгыйрова, Румия Халиуллова, Саимә Мардегалимова, Гөлнара Гарифуллова белән Наилә Мирзязяновага, шулай ук Наҗия Низаметдинова, Фаинә Сингатуллова, Румия Абдракипова, Минҗиян Гузаирова белән Гөлнәзирә Хусейновага рәхмәт сүзләрен юллый.

Мөси авылы хатын-кызлары әзерләгән посылканы – кулдан кискән токмачны гуманитар ярдәм буларак Донбасс якларына озатканнар да инде. Әлеге күчтәнәчләрдә – аналар кулының җылысы, күңел назы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*