Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан балаларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак
Татарстан балаларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак

Татарстан балаларына QR-кодлы һәм мультфильмлы уникаль китап таратылачак

Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» дип аталган китап бүләк итәчәкләр. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, китапның тиражын чыгару өчен республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Китап ике телдә — татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапта республикада яшәүче халыкларның – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар һәм мордваларның гореф-гадәтләре, традицияләре, телләре һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тупланган.

Укучылар бу халыкларның мәдәнияте белән интерактив элементлар ярдәмендә таныша алачак: QR-кодлар аша Россия гимнын тыңларга, әкиятләр укырга һәм Идел батырлары турында мультфильмнар карарга мөмкин.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*