tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан әниләре үз балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша алачак
Татарстан әниләре үз балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша алачак

Татарстан әниләре үз балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша алачак

«Милли киемдәге әни һәм балалар» дигән халыкара фотобәйгегә гаризалар кабул итү башланды.

Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен яшь чикләве юк. Гаризаны аналар һәм балалар, шулай ук әтиләр, әбиләр, бабайлар һәм гаиләнең башка әгъзалары да калдыра ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 августына кадәр кабул ителә.

15 сентябрьдә рәсми сайтта 150 финалист һәм 20 җиңүченең исемнәре билгеле булачак.

Конкурска нәтиҗәләр октябрь аенда «Хатын-кыз куллары белән» халыкара халык-сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге фестивале мәйданчыгында (Мәскәү) ясалачак. Экспертлар, финалга үткән 150 эш арасыннан җиңүчеләрнең 20 эшен сайлап алып, күргәзмәдә тәкъдим итәчәк. Бәйгедә катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*