Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан фильмы «Горький фест»та тәкъдим ителде
Татарстан фильмы «Горький фест»та тәкъдим ителде

Татарстан фильмы «Горький фест»та тәкъдим ителде

Быел 10нчы тапкыр үткәрелүче «Горький фест» яңа Россия киносы фестивале кысаларында Татарстан фильмы — «Моң» мистик драмасы тәкъдим ителде. Режиссёры — Софья Чигирова.

Бу картина тамырларга кире кайту һәм милли-мәдәни үзенчәлекне кабул итү турында. Фильм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде һәм фестивальдә тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды.

Фильм яшь музыкант Алинә турында. Аңа чит илдә эш тәкъдим итәләр. Ләкин кызның әбисе Нуриядә Альцгеймер авыруы булуы ачыклана һәм Алинә чит илгә китәсе урынга авылга юл тота. Туган ягына, Татарстанга кайткач, Алинә әбисенең хәтерен яңартырга тырыша.

Софья Чигирова Яр Чаллыда туган. 2023 елда ул Санкт-Петербург кино һәм телевидение институтында С.М. Овчаров остаханәсен тәмамлый. Белгечлеге – кино һәм телевизион фильм режиссёры. «Моң» драмасы — аның тулы метражлы дебют картинасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*