Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде
Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде

Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрде

Татарстан мөселманнары махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгындагы сугышчыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде.

Йөк Нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин башлангычы белән җыелды. Җыелган ярдәмне машина белән кайткан МТО ВДВның 91нче аерым бригадасы сугышчысы Гали Сибагатов кабул итеп алды.

Бу юлы махсус хәрби операция зонасына түбәндәге әйберләр җибәрелде:

– 1 «Нива» машинасы;

– штурмовиклар өчен 2 мотоцикл: берсе бишекле, икенчесе ике тәгәрмәчле;

– алгы сызыктагылар өчен авыртуны баса торган кыйммәтле препаратлар;

– өйдә әзерләнгән кайнатмалар, тозлаган әйберләр һ.б.;

– хөрмә җимешләре һәм озак сакланучы азык-төлек.

Йөкне әзерләүдә: «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды («Нива» машинасы һәм авыртуны баса торган дарулар), Ренат Хәлимов исеменнән Казан мөселманнары («Ява» мотоциклы»), шулай ук Бөгелмә районы Кодаш авылы мәчете (бишекле мотоцикл алу өчен акча бирде) зур өлеш кертте.

Татарстан мөфтиятеннән гуманитар йөк белән сугышчыларны Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров озатты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*