tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе: «50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы – яшь талантның танылуын һәм ярдәм таба торган мәйданчык
Татарстан Рәисе: «50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы – яшь талантның танылуын һәм ярдәм таба торган мәйданчык

Татарстан Рәисе: «50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы – яшь талантның танылуын һәм ярдәм таба торган мәйданчык

Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсының финалистлары 125 яшь кеше булды. Конкурсның гомуми приз фонды 7 млн сумнан артык тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үз тарихының 19 елында конкурс республика тормышында мөһим вакыйга һәм Татарстанның инновацион потенциалын арттыруның әһәмиятле факторы булды. Ел саен конкурска кызыксыну арта һәм катнашучыларның географиясе киңәя. Республика Рәисе  конкурсантлар остазларының – фәнни юнәлешләр җитәкчеләренең зур хезмәтен билгеләп үтте.

“Бүген” 50 иң яхшы инновацион идея” бәйгесе – яшь талантның танылуын һәм ярдәм таба торган мәйданчык. Нәкъ менә сез – кыю һәм дәртле яшьләр – фәннең уңышын һәм киләчәген билгелисез. Шуңа күрә сезнең бу эшкә актив катнашуыгыз һәм медицина, экология, энергетика, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка өлкәләрдә алдынгы технологияләр булдыруга өлеш кертүегез бик мөһим», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

ТР Рәисе сүзләренчә, фән һәм аның традицияләре республика үсешендә һәрвакыт мөһим роль уйный. Ул искәрткәнчә, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде, ә Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дәвам итә. “Татарстан илебезнең 45 югары уку йортын, 129 фәнни, тикшеренү һәм конструкторлык оешмаларын үз эченә алган фәнни үзәкләренең берсе булып кала. Фәннең һәм техниканың төрле тармакларында 17,5 мең кеше эшләнмәләр белән мәшгуль. Соңгы елларда технологик эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнары барлыкка килде. Мәсәлән, “Студентлар стартапы” федераль конкурсы. Быел Татарстаннан 442 проект әлеге конкурста җиңүче булды, үз эшләнмәләренә 1 млн. сум финанслау алды. Бу юнәлештә республика – илебез лидерларының берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр эшкуарлыгын үстерүнең тагын бер коралы – университет стартап-студияләре челтәрен булдыру. Әйтик, әлеге проект кысаларында КФУда Инвестиция-венчур фонды, инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды һәм «КАМАЗ» ГАҖ ярдәме белән стартап-студия булдырылган. “Бу бизнес-идеяләрне тиз арада тикшерергә һәм яңа компанияләрнең массакүләм “җитештерүен” тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Республикада булдырылган фәнни база һәм инновацион проектларга ярдәм чаралары ил Президенты Владимир Путин куйган колачлы фәнни-технологик алгарыш һәм илнең технологик суверенитетына ирешү буенча бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» номинациясендә 10 җиңүчене бүләкләде – бу 11 яшьтән 19 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар.

«Инновацияләр старты» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне Алексей Песошин тапшырды. ТР Хөкүмәте башлыгы ассызыклаганча,«Инновацияләр старты» традицион рәвештә күп санлы гаризалар җыя. Быел аларның саны 788гә җиткән, шуларның 20се иң яхшылары дип билгеләнгән. “Бу проектлар төрле тармакларда фәнни-техник характердагы проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Республикада аларны гамәлгә ашыру өчен потенциал зур», – дип өстәде Татарстан Премьер-министры.

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев хәбәр иткәнчә, быел конкурста катнашу өчен стартаплардан, галимнәрдән һәм аспирантлардан, студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан барлыгы 2023 гариза бирелгән. Иң күп гаризалар «Инновацияләр старты», «Социаль әһәмиятле инновацияләр» һәм «Мәгарифтә инновацияләр» номинацияләрендә бирелгән. “Безнең төп бурычларның берсе – идеяләрне, инновацион проектларны хуплау, аларны тормышка ашыруда һәм алга таба үстерүдә ярдәм күрсәтү”, – диде ул.

Яшьләр проектларның иң популяр тармаклары арасында авыл хуҗалыгы, экология һәм азык-төлек сәнәгате (21%), мәгълүмат-телекоммуникация системалары (15%) һәм мәгариф (10%) бар.

Инновацион стартаплар һәм студентлар проектлары 9 номинация буенча акчалата призлар алган: «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Инновацияләр старты», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Ел патенты», «Яшьләр инновацион проекты», «Илкүләм технологик инициатива проектлары», «Социаль әһәмиятле инновацияләр”. Җиңүчеләргә шулай ук конкурс партнерларыннан премияләр һәм стипендияләр тапшырылды.

Чара кысаларында күргәзмә узды, анда узган елларда «Идея-1000» инновацион проектлар программасында җиңүче стартаплар һәм Татарстанда һәм аннан читтә үз идеяләрен тормышка ашыручы акселерация-2023 программасында катнашучылар үз проектларын тәкъдим иттеләр.

Белешмә өчен:

«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы 2005 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылар:ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. 19 ел эчендә фондка 29 меңнән артык гариза килгән, шуларның 2,5 меңнән артыгы җиңүче булган. Күп проектлар төрле тармакларда уңышлы эшли: авыл хуҗалыгыннан медицинага кадәр.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР ИВФ матбугат хезмәте ярдәме белән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*