Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Татарстан Рәисе Сухумдагы Сабантуйда татар активистларын бүләкләде
Татарстан Рәисе Сухумдагы Сабантуйда татар активистларын бүләкләде

Татарстан Рәисе Сухумдагы Сабантуйда татар активистларын бүләкләде

Сухумда узучы Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиядәге татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлек өчен, «Дуслык» җәмгыяте активистлары билгеләп үтелде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Дуслык» татар җәмгыяте әгъзасы Илалов Радик бүләкләнде. Аның күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Моннан тыш, мәдәни тормышка зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән «Дуслык» җәмгыяте рәисе урынбасары Мингалимова Сания һәм «Дуслык» җәмгыяте әгъзасы Рамазанов Ринат бүләкләнделәр.

Рәис Рөстәм Миңнеханов Абхазиядәге татар җәмгыятенә милли мирасны популярлаштыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*