Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Татарстан Республикасы Рәисе Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде
Татарстан Республикасы Рәисе Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Татарстан Республикасы Рәисе Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә килде. Ул Сухумда узачак Сабантуйда катнашачак. Бәйрәмне Татарстан Республикасы һәм Абхазия Республикасы Хөкүмәтләре оештыра. Сабантуйны оештыруда җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Актаныш муниципаль районы билгеләнгән.

Татарстан Рәисен тантаналы Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев каршы алды.

Килү белән Рөстәм Миңнеханов Сухумның яр буена юнәлде һәм анда бәйрәмгә әзерлек белән танышты. 15:30 да Сабан туеның тантаналы ачылышы башланачак. Анда РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Зураб Бадраның котлау чыгышлары көтелә. Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов та бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясаячак һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырачак.

Көннең кульминациясе абсолют батырга Сабантуйның төп бүләге — җиңел автомобиль тапшыру булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*