tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионатында ярышның 4 яңа төре тәкъдим ителә
Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионатында ярышның 4 яңа төре тәкъдим ителә

Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионатында ярышның 4 яңа төре тәкъдим ителә

23-26 июнь көннәрендә Татарстанда билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионаты һәм дөнья беренчелеге уза. Ярышларда дөньяның 27 иленнән 200дән артык спортчы катнаша, ә көрәшнең 4 яңа төре буенча ярышлар яңалык булачак.

Ярышларның финал өлешендә 11 үлчәү категориясендә чемпионатның хәлиткеч ярышлары, шулай ук сумо һәм яңа дисциплиналар буенча (комлы өслектә көрәш, ат өстендә билбаулы көрәш) дөнья чемпионатларының финалы була.

Барлыгы чемпионатта һәм дөнья беренчелегендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү категориясендә һәм абсолют авырлык категориясендә ир-атлар арасында 11 комплект медаль уйнатылачак.

Беренчел бәйгеләр Байлар Сабасы бистәсендә «Саба Арена» спорт комплексында уза, ә финал ярышлары һәм тантаналы чаралар Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында 24 июньдә MINGER этно-фестиваленең махсуслаштырылган мәйданчыгында узачак.

Ярышларда дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов, шулай ук Олимпия чемпионнары Алексей МишинМурат Карданов һәм Шамил Хисаметдинов катнаша. Көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют авырлык категориясендә җиңүчегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән автомобиль тапшырыла.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*