Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Атна вакыйгасы / Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады
Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады

Татарстанда «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы төшерелә башлады

Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмын төшерү эшләре башланды. Проект шагыйрәнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк 100 еллык юбилеена багышлана. Проект «Татнефть» хәйрия фондының «Игелек энергиясе» гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Картинаның режиссеры — Александр Далматов, сценарий авторлары — Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәйретдинова. Фильмның башкарма продюсеры — Раил Сафин, композиторы — Миләүшә Хәйруллина, ә консультанты — Саҗидә Сөләйманованың улы, атказанган матбугат хезмәткәре Әнвәр Маликов. Фильмның генераль партнеры — «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«Саҗидә» картинасы Саҗидә Сөләйманованың язмышындагы барлык мөһим этапларны колачлый: балачак, сугыш еллары, Әлмәт нефте белән өзелмәс бәйләнеше, нефть техникумында укытучы, шәһәр радиокомитеты редакторы һәм партия комитеты лекторы булып эшләү еллары, иҗат чоры һәм шагыйрәнең авыруга каршы көрәше. Бу вакыйгаларны визуальләштерү өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры һәм Әлмәт дәүләт татар драма театры актерлары катнашында уен күренешләре төшерелә. Саҗидә Сөләйманова ролен Алсу Каюмова, Зәринә Сафина һәм Таңсылу Әхмәдиева башкаралар. Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм шагыйрәнең туган ягында — Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. Тәтешле районы хакимияте Саҗидә Сөләйманованың туган ягында төшерү эшләрен оештыруда зур ярдәм күрсәтә.

Фильм өчен инде Саҗидә Сөләйманова турында тирән интервью-хатирәләр яздырылды. Үз истәлекләре белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасының халык язучысы Ринат Мөхәммәдиев, халык шагыйрьләре Ренат Харис һәм Рәдиф Гаташ, шулай ук әдәбиятчылар Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, язучылар һәм шагыйрьләр Фирүзә Җамалетдинова, Эльмира Закирова, Асия Юнысова, Фәния Хуҗиәхмәт, Ләбиб Лерон, Илфак Ибраһимов, Илсөяр Ихсанова, Рузәл Мөхәммәтшин, Алинә Бикмуллина, Дания Нәгыйм уртаклаштылар.

Төшерү эшләрен уздыруда Камал театры, Минзәлә театры, Әлмәт театры, ТР Милли музее, Академик Арбузовлар музей-йорты, Габдулла Тукай музее, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее, «Яшәү сәнгате» креатив киңлеге, «Ногай» кунакханәсе, ТР Композиторлар берлеге, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы һәм Е.А. Боратынский музее ярдәм күрсәтә.

Фильмда шагыйрә язмышы гына түгел, ә «Татнефть» компаниясенең төбәкнең әдәби мирасын саклауга юнәлдерелгән проектлары турында да сөйләнәчәк. Картинада музыка аерым урын алып торачак. Фильм өчен композитор Миләүшә Хәйруллина Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә яңа ике җыр яза. Аларны Әлмәттә туып, хәзер Санкт-Петербургта яшәүче җырчы Альбина Ишморзина башкарачак. Бу композицияләргә ике музыкаль клип төшерү планлаштырыла. Алар фильмның бер өлеше булыр һәм яшь аудитория арасында шигъриятне тагын да популярлаштырыр дип көтелә.

«Саҗидә Сөләйманова иҗаты күптән инде халык байлыгына әйләнде. Аның “Урсал тау”, “Туй җыры” кебек шигырьләрен һәм җырларын республикабызның һәр почмагында беләләр, — дип билгеләп үтә режиссер Александр Далматов. — Безнең бурыч — бу мәдәни кодны заманча кинематография теленә күчерү. Без гап-гади биографик белешмә генә түгел, ә төрле яшьтәге тамашачының күңеленә үтеп керердәй эмоциональ кино булдырырга телибез».

Фильм Саҗидә Сөләйманова иҗатының бөтен татар әдәбияты контекстындагы ролен ныгытуга мөһим өлеш кертәчәк дип ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*