ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда татар теле буенча имтихан тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны ике тапкыр арткан
Татарстанда татар теле буенча имтихан тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны ике тапкыр арткан

Татарстанда татар теле буенча имтихан тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларының саны ике тапкыр арткан

Татарстанда 2026 елда «Туган (татар) тел» предметы буенча бердәм республика имтиханын 79 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды – бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырдан да күбрәк.

Уртача балл 84,56 тәшкил итә. Бу хакта  Казан федераль университетында (КФУ) үткәрелгән БДИны сайлаган укучылар һәм укытучылар белән очрашуда журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Татар теле буенча имтиханны сайлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының иң күбесе Казанда яши – 58 кеше. Бу имтиханны шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Азнакай, Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнары укучылары да тапшырды.

Министр сүзләренчә, Татарстанда туган телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Гаиләдә телгә булган мөнәсәбәт тә мөһим. Ә мәктәп алга таба гаиләдә салынган мохитне, атмосфераны үстерүне тәэмин итә», – дип билгеләп үтте ул.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*