19 июльдә Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Елмай» паркында «Су буйлап» дип аталган фестиваль үткәрә. Чара кунаклары татар эстрадасы артистлары чыгышын тыңлап, остаханәләрдә, башка күңелле уеннарда катнашып,фестивальдән ямь-тәм таба алачак.
Парк сәхнәсендә татар эстрадасының танылган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Марат Яруллин, Рәсим Низамов, Зөфәр Билалов, шулай ук «Ямьле» төркеме, «Генезис» хоры һәм башкалар чыгыш ясый.
Чара кунаклары остаханәдә татар халкының милли бизәкләре төшерелгән брелок ясый, шулай ук интерактив уеннарда, бүләкләр уйнатуда катнаша ала.
Җыр-моңга бай фестиваль 19:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.