Зур Әтрәч авылында быел егерменче тапкыр “Әтрәч укулары” булып узды. Ел саен үткәрелә торган күркәм чара изге догадан һәм җылы эчтәлекле вәгазьдән башланып китте.
Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның хәер-фатихасы белән уздырыла башлаган әлеге чара үз мәйданчыкларына ел саен район, авыл халкын гына түгел, ә тирә-күрше төбәкләрдән дә йөзләгән дин-кардәшебезне җыя.
Көннең беренче яртысында тау башындагы зиратта башланган чара, янәшәдәге “Изгеләр чишмәсе” буенда дәвам итте. Монда җыелган халык дин белгечләре чыгышын, мөнәҗәт-бәетләр тыңлады, тау астындагы чишмә суын эчеп ләззәтләнде.
Бәйрәм күмәк мәҗлес белән тәмамланды. Шунысы да игътибарга лаек, авыл халкы мондагы мәҗлес өстәлен күмәкләшеп әзерли.