tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында “Театр журналистлары клубы” утырышы узды
Тинчурин театрында “Театр журналистлары клубы” утырышы узды

Тинчурин театрында “Театр журналистлары клубы” утырышы узды

17 нче мартта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан “Театр журналистлары клубы” утырышы булды.

Театр сәнгатен яктыртучы журналистларны барлау һәм үстерү максатыннан барлыкка килгән клубның чираттагы утырышында Филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов “Драматургия нигезләре” дигән темага лекция укыды. Соңыннан журналистларыбызга “Театр журналистлары клубы” таныклыклары тапшырылды.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*