ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТОЛЬЯТТИ ӨСТЕНДӘ САБАН ТУЕ ӘЛӘМЕ БАЛКЫДЫ
ТОЛЬЯТТИ ӨСТЕНДӘ САБАН ТУЕ ӘЛӘМЕ БАЛКЫДЫ

ТОЛЬЯТТИ ӨСТЕНДӘ САБАН ТУЕ ӘЛӘМЕ БАЛКЫДЫ

28 июньдә Тольяттида Самара губернасы оешуга – 175, шәһәрнең “Идел” җыр һәм бию ансамбленә – 20, татар милли-мәдәни мохтәриятенә 25 ел тулуга багышланган иң кадерле, дуслык һәм бердәмлек хисләрен ныгытучы бәйрәмебез – Сабан туе гөрләп узды. Ул шәһәрдән ераграк урнашкан К.Г. Сахаров исемендәге парк комплексында үткәрелсә дә, халык чарага агылды да агылды. Җиде меңгә якын төрле милләт кешеләре көн буена рәхәтләнеп ял иттеләр, туганнары, дуслары белән күрештеләр, аралаштылар.

Бәйрәмне Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам әфәнде Гомәров ачып җибәрде. Татар халкын котлар өчен шәһәр округы башлыгы урынбасары, Автозавод районы администрациясе башлыгы Юрий Башкиров, шәһәр округы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дмитрий Лоскутов, шәһәр округы башлыгының инфраструктура проектлары һәм предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Алексей Бузинный, Самара губерна Думасы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Екатерина Кузьмичева, шәһәр округы Думасы рәисе Сергей Рузанов, шәһәр округы Думасы рәисе урынбасары Алексей Степанов килгәннәр иде. Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Сабан туена үзенең хәер-фатихасын бирде. Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Исламов сәхнәдән бүләкләр өләште. Ә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов республика рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын укып узды.

Чараның рәсми өлешен караганнан соң, халык парк комплексы буйлап таралышты. Әлбәттә инде, Сабан туеның иң кызу урыны – ул көрәш мәйданы. Бәйгедә балалар, яшүсмерләр һәм олылар көч сынашты. Ә инде ахырдан иң-иң көчле көрәшче билгеләнде. Шулай итеп, ярышларның иң төп призы – тәкә быел Балык Бистәсе батырына бирелде. Ә менә инде 34 ел буена көрәшчеләрне тәрбияләп, мәйданга чыгаручы баш хөкемдар Рәис Гайнулловка зур плазма телевизорын бүләк иттеләр.

Бәйрәмнең тагын бер кызыклы мәйданчыгы – ул милли уеннар оештырылган урын. Менә кемдер аркан тартыша, кемдер күзен бәйләп чүлмәк вата, чая хатын-кызлар көянтә-чиләк белән су ташый, аякларына капчык киеп йөгерүчеләр дә абына-сөртенә алга чабалар. Әйтергә кирәк, бу уеннар гади көч сынашу гына түгел, аларның һәркайсы үзара дуслыкны ныгытуга, кардәшлек тойгыларын уятуга өлеш кертә.

Көн буена сәхнәдән татар җырлары яңгырады, татар биюләре башкарылды. Тамашачылар алдында Тольяттиның “Идел” җыр һәм бию ансамбле, шәһәрнең һәвәскәр артистлары, Самараның “Заман” балалар фольклор ансамбле, Балык бистәсе үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Ә Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйховның, Башкортостан һәм Татарстан республикаларының атказанган артистлары Ризат белән Зинира Рамазановларның концерт номерлары халыкка аерым бер бүләк булды.

Автор: Зөлфия Галиханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*