Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендә “Туган тамырлар” фестивалендә
Төмән өлкәсендә “Туган тамырлар” фестивалендә

Төмән өлкәсендә “Туган тамырлар” фестивалендә

Төмән шәһәренең «Этнос» өстәмә гуманитар белем бирү үзәгендә балалар лагереның беренче җәйге сменасы тәмамланды. Лагерьның финал аккорды «Туган тамырлар» балалар милли иҗат фестивале булды. Бу көнне лагерь зур иҗади мәйданчыкка әверелде, анда һәр бала үз сәләтен ача һәм уңыш тәмен тоя алды.

Чарага балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылган иде. Алар балаларның смена вакытында үз куллары белән ясаган искиткеч рәсемнәрен, уникаль уенчыкларын һәм сувенирларын карап, соклануларын, горурлануларын яшерә алмадылар.

Фестивальне татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова ачып җибәрде:

– Лагерь вакытында без күңелле, дус һәм иҗади гаилә булып берләштек. Күп нәрсәгә өйрәндек, яңа дуслар таптык, бик күңелле вакыт уздырдык. Ә хәзер бер-беребезне, якыннарыбызны шатландырып, үзебезнең сәләтләребезне күрсәтик, – дип, сүзне «Шатлык» һәм «Салават күпере» отрядлары балаларына бирде.

Балалар татар халык җырларын, биюләрен башкардылар. Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, «Өч кыз» татар халык әкияте буенча төзелгән табышмакларга җаваплар таптылар, татар сүзләрен русчага тәрҗемә иттеләр. Аннары «Лагерьда без ничек яшәдек» дип исемләнгән видеоролик карарга тәкъдим ителде.

Фестивальгә нәтиҗә ясап, лагерь начальнигы Татьяна Малышкина:

– Смена ахырына якынлашты, әмма иң мөһиме безнең белән калачак. Балалар үзләренең беренче иҗади проектларын яклап кына калмадылар, ә татар халык сәнгатен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чын күңелдән яраттылар. Бу тәҗрибә аларның киләчәк иҗади үсешенә көчле этәргеч булыр, дип ышанабыз, – дип әти-әниләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татьяна Малышкина балаларга һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*