tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә яшьләр Сабан туе үтте
Төмәндә яшьләр Сабан туе үтте

Төмәндә яшьләр Сабан туе үтте

Шимбә көнне Төмән шәһәренең җәяүлеләр йөри торган Дзержинский урамында Яшьләр Сабан туе үтте. Аны “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае оештырды. Сабантуй уздырылган мәйданчыкта “Төзүче” сараеның татар мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова тырышлыгы белән әзерләнгән “Себер мирасы” экспозицияләр күргәзмәсе эшләде. Биредә төмәнлеләр татар халкының милли киемнәре, мәдәнияте, тарихы белән таныштылар.

Бәйрәм программасы “Сабантуй” дигән сәхнәләштерелгән кыска композиция белән башланып китте. Аннары Гөлнара Кәримова җыелган халыкны яшьләр Сабан туе һәм Яшьләр көне белән котлады. “Бүген без Төмән шәһәре һәм районында Сабантуй сезонын ачабыз”, – диде. Үзенең сәламләү чыгышында ул Сабантуй бәйрәменең тарихын искә алды һәм аның күпмилләтле Россиядә бик зур тәрбияви көчкә ия булуын искәртеп үтте. Матур концерт программасын шәһәр татар мәдәният үзәге җырчысы Марат Вәлиев дәртле җырлары белән ачып, халыкка күтәренке кәеф бүләк итте. Шулай ук төмәнлеләрне “Әхтәмүшки” (җитәкчесе Ә. Назыров) халык җыр ансамбле, “Бәйрәм” (Г.Кәримова) җыр- бию студиясе,

Айдар Кормандаев, Илья Демаков матур җырлары белән сөендерделәр. Ә мәйданчыклара төрле ярышлар, уеннар, мастер-класслар оештырылды. Биредә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр үзләренең осталыкларын, көчләрен, җитезлекләрен сынап “Чүлмәк вату”, “Су ташу”, “Аркан тарту”, “Йомырка салынган кашык кабып йөгерү”, “Каз тоту” кебек ярышларда катнашып, төче бүләкләр алдылар.

Шулай ук концерт карарга килгән тамашачыларга да утырып кына торырга мөмкинлек бирмичә, сәхнә янына чакырып биеттеләр, командаларга бүлеп төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Бу матур милли бәйрәмебез шәһәрдәшләребездә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*