tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең “Яшь буын” яшьләр оешмасына 20 ел
Төмәннең “Яшь буын” яшьләр оешмасына 20 ел

Төмәннең “Яшь буын” яшьләр оешмасына 20 ел

15-17нче ноябрь көннәрендә Төмән шәһәрендә “Яшь буын” яшьләр оешмасының 20 еллык юбилее уңаеннан Татар яшьләре форумы узды. Форумда 7 төрле төбәктән: Екатеринбург, Пермь, Омск, Чиләбе, Тобольск, Урай, Сургут һәм Казан, Мәскәү шәһәрләреннән 100 дән артык кеше катнашты.

Программаның беренче өлеше конференция форматында барды. Татар халкы этногенезы, ягъни барлыкка килүе турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сөйләде. Физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин милли мәгариф, политолог Руслан Айсин татар элитасы турында сораулар күтәрде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән Ленария Мөслимова таныштырып китте. Соңыннан резолюция кабул ителде.

Татар милли үзәгендә “Яшь буын” иҗтимагый оешмасының 20 яшьлек юбилеена багышланган концерт күрсәтелде.  Төмән шәһәрендә татарлар белән бәйле урыннар буенча экскурсияләр дә каралган иде.

  • Әлеге яшьләр форумын уңышлы уздырып чыгу белән барлык катнашучыларны тәбрик итәсем килә , форумның нәтиҗәсе буларак резолюция кабул иттек, бу инде документ. Алга таба да шулай эшне дәвам итәрбез дигән өметтә калабыз. Бөтендөнья татар конгрессына һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына партнерлык һәм чараны уздырырга ярдәм иткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!”, – диде “Яшь буын” оешмасы рәисе Фәрид Корманов

Один комментарий

  1. Казанлы

    Яшьләр афэрин!

Фикер калдырырга Казанлы Отмена

Обязательные поля отмечены *

*