Зианчура районының Күгәрчен авылында “Бердәмлектә көч” дип исемләнгән Республика форумының зона этабы үтте. Чара Башкортстан Республикасы башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул «Саумысыз авылдашлар» бәйрәме белән бергә үткәрелде.
Форум республиканың төрле почмакларыннан ике меңгә якын катнашучыны җыйды.
Катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде.
Иҗат коллективлары катнашында концерт,
ата-бабаларыбыз мәдәниятенең байлыгын искә төшергән ялкынлы милли уеннар һәм ярышлар,
бүләкләү тантанасы, анда аеруча зур уңышларга ирешкән активистлар лаеклы бүләкләрен алды.
Зианчура районы татарлары конгрессы активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җәмәгать эшлеклеләре милләтара татулыкны саклау һәм туган телләрне үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен билгеләп үтелде.
Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы