tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциягә старт бирелде!
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган  конференциягә старт бирелде!

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциягә старт бирелде!

26 февральдә һәм 12 мартта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу турлары үткәрелде. Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган театр бәйрәме “Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…” исеме астында узды. Биредә Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы районнары мәктәпләреннән килгән 40 иҗат коллективы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерү буенча Г.Камал, К. Тинчурин театрлары артистлары алдында имтихан тотты. Катнашучылар чыгышын Туфан аганың иң якын кешеләре – Нәҗибә Ихсанова һәм Әлфия Юнысова-Миңнуллина, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары – Венера Шакирова, Фәнис Җиһанша, Алмаз Сабирҗанов, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары – Нуретдин Нәҗмиев, Гөлназ Нәүмәтова, театр музее җитәкчесе Розалия Чабатова бәяләде.

Жюри әгъзалары театр сөюче яшьләр янына буш кул белән килмәде. Бәйрәм ахырында катнашучыларга ике театрдан да истәлекле бүләкләр һәм шаһәдәтнамәләр тапшырылды. 26 февральдә Казан шәһәре мәктәпләре укучылары өчен Кәрим Тинчурин театры артистлары катнашында М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтелгән булса, 12 мартта Татарстан районнарыннан килгән мәктәп укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Зәки Зәйнуллин әсәре буенча иҗат ителгән “Арбалы хатыннар” спектаклен карады.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның республика конференциясе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназия ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Быел Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция икенче тапкыр уздырыла. Конференциядә катнашучылар өч номинациядә көч сынаша:

  1. Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
  2. Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..”
  3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”. Темасы – “Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Халыкара театр конендә – 2015 елның 27 мартында уздырыла.

“Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Казан шәһәре белем бирү оешмаларының сайлап алу туры нәтиҗәләре (26 февраль, 2015 ел):

Гран-при – Әмирхан Еники. “Мәк чәчәге”. Вахитов районы 1 нче татар гимназиясенең 7,8 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Хөснетдинова Эльмира Рөстәм кызы, Жиранина Катарина Алексеевна.

  • 1 урын – Әмирхан Еники. “Бер генә сәгатькә”. Киров районы 3 нче татар гимназиясенең 5-10 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Садыйкова Гөлсинә Солтан кызы, Исмәгыйлова Минзирә Рәсим кызы.
  • 2 урын – Гөлнур Насыйбуллина. “Балачактан – үлемгә”. Мәскәү районы Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия 5-8 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы, Хәбибуллина Лилия Дамир кызы.
  • 2 урын – Ибраһим Абдуллин. “Эх, Уфа кызлары!”. Совет районы 141 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары; җитәкчеләре: Гыйззәтуллина Айсылу Раиф кызы, Гыйльметдинова Ләлә Хәсән кызы, Фәизова Фирая Сафа кызы.
  • 3 урын – Туфан Миңнуллин. “Моңлы бер җыр”. Киров районы 4 нче татар гимназиясе укучылары; җитәкчеләре: Фәрдиева Халидә Газиз кызы, Хәйруллина Мәдинә Гыйният кызы.
  • 3 урын – “Фронттагыдай тылда көрәш барды”. Киров районы 4 нче гимназия-интернатының “Казан рухы” театр студиясе; җитәкчесе: Нәҗмиева Рафилә Халит кызы.

Иң яхшы хатын-кыз роле – Әмирхан Еники.“Ана һәм кыз”. Ана – Шәйхетдинова Диана Рәис кызы, Идел буе районы 83 нче лицей укучысы; җитәкчеләре: Галиева Алсу Илгиз кызы, Сафина Гөлназ Васил кызы.

Иң яхшы хатын-кыз роле – “Фронттагыдай тылда көрәш барды”. Шәңгәрәева – Миңнуллина Язгөл Рамил кызы, Киров районы 4 нче гимназия-интернатының 8 А сыйныфы укучысы; җитәкчесе: Нәҗмиева Рафилә Халит кызы.

Иң яхшы ир-ат роле – Фатих Кәрим. “Кыңгыраулы яшел гармун”. Фазыл – Дәүләтшин Альберт Айрат улы, Совет районы 121 нче лицей; 178 нче мәгариф үзәгенең 9 сыйныф укучысы; җитәкчеләре: Вәлиуллина Рәмзия Һашим кызы, Мөхетдинов Раил Фәрхат улы.

Иң яхшы ир-ат роле – Андрей Гурков. “Кырык бишнең апреле”. Рыжий – Миңлехуҗин Инсаф, Казан шәһәре Идел буе районы 10 нчы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы; җитәкчеләре: Хафизов Илфак Илшат улы, Шәфигуллина Ризәлә Фаил кызы.

Иң яхшы сәхнә бизәлеше – Әмирхан Еники. “Бер генә сәгатькә”. Мәскәү районы 9 нчы гимназия; җитәкчесе: Шәрәфетдинова Миңниса Зиннәтулла кызы.

“Актёрлар ансамбле” номинациясе – Андрей Гурков. “Кырык бишнең апреле”. Казан шәһәре Идел буе районы 10 нчы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Хафизов Илфак Илшат улы, Шәфигуллина Ризәлә Фаил кызы.

Жюриның махсус бүләге. “Батырлык” номинациясе – Идел буе районы 78 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (коррекция класслары) укучылары; җитәкчеләре: Вафина Люция Мөдәрис кызы, Әминова Рәмзия Әхәт кызы.

“Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Татарстан Республикасы районнары белем бирү оешмаларының сайлап алу туры нәтиҗәләре (12 март, 2015 ел):

  • 1 урын – Мирсәй Әмир. “Миңлекамал”. Апас районы Азбаба урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары; җитәкчесе: Вәлиуллина Зөлфия Наил кызы.
  • 2 урын – Нәби Дәүли. “Дуслар”. Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары; җитәкчесе: Рәхмәтуллина Рузалия Риф кызы.
  • 2 урын – Фоат Садриев.“Безнең авылның кызлары”. Яр Чаллы шәһәре 84 нче Г.Акыш исемендәге лицееның 8-11 сыйныф укучылары; “15 нче балалар иҗат йорты”; җитәкчесе: Арсланова Валентина Ивановна.
  • 3 урын – Мөхәммәт Мәһдиев. “Без – кырык беренче ел балалары”. Лаеш районы Столбище урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары; җитәкчеләре: Хаҗиева Миләүшә Муллый кызы, Сибагатуллина Гөлнара Дамир кызы.
  • 3 урын – Илдар Юзеев. “Сандугачлар килгән безгә”. Лаеш районы Кече елга урта мәктәбе укучылары; җитәкчеләре: Вәгыйзова Рузилә Әхмәт кызы, Вәлиуллина Равилә Баһаветдин кызы.

Иң яхшы хатын-кыз роле – Илдар Юзеев. “Сандугачлар килгән безгә”. Җамал – Кадыйрова Резеда Фаил кызы, Лаеш районы Кече елга урта мәктәбе укучысы; җитәкчеләре: Вәгыйзова Рузилә Әхмәт кызы, Вәлиуллина Равилә Баһаветдин кызы.

Иң яхшы хатын-кыз роле – Аяз Гыйләҗев. “Яра”. Зөләйха – Сөләйманова Гөлназ Наил кызы, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы; җитәкчесе: Галимҗанова Ралия Габбас кызы.

Иң яхшы ир-ат роле – Мирсәй Әмир. “Миңлекамал”. Гыйльманов – Дәүләтшин Нияз, Апас районы Азбаба урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы; җитәкчесе: Вәлиуллина Зөлфия Наил кызы.

Иң яхшы ир-ат роле – Нәкый Исәнбәт. “Муса Җәлил”. Зоммерфельд – Нәфиев Аяз, Буа шәһәре лицей-интернатының 7 сыйныф укучысы; җитәкчесе: Зиатдинова Гөлназ Шәйхетдин кызы.

Жюриның махсус бүләге. “Ышаныч” номинациясе – Әмирхан Еники. “Мәк чәчәге”. Мәк чәчәге – Яфаркина Юлия Владимировна, Буа шәһәре 5 нче урта мәктәбенең 6 А сыйныфы укучысы; җитәкчесе: Исхакова Люция Тәүфыйкъ кызы.

Жюриның махсус бүләге. “Өметле киләчәк” номинациясе – Туфан Миңнуллин. “Иптәш командир”. Хәбриев Рөстәм – Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы; җитәкчеләре: Хәйруллина Миләүшә Нәгыйм кызы, Солтанова Тәслимә Рәүф кызы.

Конференцияне Оештыру комитеты

4 Комментарии

  1. Җиңүчеләр арасында Буа укучыларын да күреп, бик сөендем. Афәрин, укучылар, афәрин, укытучылар! Хезмәтегез хөрмәткә бик лаек.

  2. сюмбель

    Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциянең Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”.
    Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”. Темасы — “Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы” номинацияләре нәтиҗәләрен кайдан белеп була?

  3. миләүшә

    Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциясендә чыгыш ясаучы укучылар исемлеген кайдан белеп була.

  4. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”. Темасы — “Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы” номинацияләре буенча икенче турга узган исемлекне кайдан карап була?

Фикер калдырырга сюмбель Отмена

Обязательные поля отмечены *

*