tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган авылым – Мулла Иле
Туган авылым – Мулла Иле

Туган авылым – Мулла Иле

Туган авыл, туган йорт, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр. Аларның мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Әти-әнине сайлап алу мөмкинлеге булмаган кебек, туган авылны, туган җирне дә сайлап алып булмый. Һәркемнең үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булсаң да, нинди генә гүзәл җирләрне күрсәң дә, күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Һәр тыкрык, һәр урам, хәтта һәрбер чокыры да таныш, үз.

Минем өчен кадерле һәм якын булган як ул – туган авылым Мулла Иле. Шушындый матур исемле авылым. Күңелдә бераз гына үпкә хисләре дә яңара. Безнең мәктәп елларында Молвино булып йөрде. Безнең буын әле дә Молвино дия булса кирәк. Шулай әйтми, бу серле бик матур исемгә әле дә өйрәнеп җитеп булмый.

…Кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга… Юк, юк, болар минем уйларым, минем хыялларга бирелеп китүем генә. Чөнки Мулла Иленең истәлек-тарихына күз салабыз икән, авылымда элек чишмәләр күп булса да, хәзер берсе дә калмаган. Алар югалганнар… үз юлларын үзгәрткәннәр… Әйтүе кыен!
Туган авылым зур, ул үзәнлеккә урнашкан. Миңа бик еш кына: «Чишмәгез юк! Син нәрсә, чишмәсез авыл буламыни?» – диеп шаккатып сорау бирәләр. Була икән шул, минем туган авылымда чишмәләр юк. Ләкин мин авыл эчендәге күлләр белән горурлана алам. Мәче, Чупак, Урта, Мәчет… санап китсәк, шактый. Бу – күлләр исеме. Мәчет күле минем өчен икеләтә кадерле. Ул бит мәчет янәшәсендә урнашканга күрә шушы исемне йөртә. Авылыбызда мәчет XIX гасырның икенче яртысында 1783 елда барлыкка килә. Татар сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Нәзир улы Казаков (Габбасов) акчасына салына ул. Быел мәчет төзелүнең 150 еллыгын авылым халкы киң җәмәгатьчелек белән бәйрәм итте.


Август аеның соңгы көннәрендә Мулла Иленең Түбән башындагы мәчет биләмәсендә кое-чишмә барлыкка килде. Ә Мәчет күлендә чын-чынлап фонтан атты. Аны авылыбызның шәфкатьле кешеләре ясаган. Ул кое моңа кадәр эшләп килгән, авыл халкын су белән тәэмин итүче коеларга охшамаган. Үзенең бик зәвыклы, матур эшләнүе белән аерылып тора. Бу исә Мулла Илендә яшәүчеләрнең тырыш, уңган булуын күрсәтә. Без, Түбән баш кешеләре, бу кое өчен Ирек Абдуллин белән Корбангали абыйларга рәхмәтлебез.


Авылымда шулкадәр үз эшенең осталары яшәгәндә, көннән-көн яшәрер, матураер дигән уйлар белән кое яныннан киттем. Авылның һәр кешесенә, кунакка кайт­кан һәркемгә ишеттерәсем килә: Мулла Иленең кайсы гына почмагында яшәсәң дә, юлың мәчет янәшәсеннән үтсен. Анда һәркемгә сәлам биреп, саулык теләп торучы, кызу вакытта салкын суы белән сыйлаучы кое-чишмәбез челтерәп агып ята. Әйтеп карасыннар хәзер чишмәсез авыл, дип! Чишмәләрне алыштыра торган кое-чишмә ул. Мин үземнең Мулла Иле авылы кызы булуым һәм аның халкы белән бик горурланам. Авылыбыз тагын да үссен, матурлансын. Туган жир, сулаган саф һава, челтерәп аккан сулар… Болар барысы да туган якта гына үз, якын, кадерле, сокландыргыч.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ХӘМИДУЛЛИНА.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*